Бүген республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Дәүләт Советында узган вебинарда катнаштым. Вебинар кысаларында гражданнарның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Үз чыгышымда билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - гражданнарның социаль ярдәм алуга хокукларын тәэмин итү. Без депутатлар корпусы белән тыгыз элемтәдә торабыз, мөрәҗәгатьләрне карыйбыз һәм хәл итү юлларын эзлибез.
Һәрбер мөрәҗәгать җентекләп карала, законлылык һәм нигезлелек предметына тикшерелә. Мөрәҗәгать итүчеләргә консультацияләр бирелә, ә кирәк булганда мөрәҗәгатьләр профильле ведомстволарга җибәрелә.
Законнарны камилләштерү темасы аерым кузгатылды. Аерым алганда, сүз хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чараларын алу өчен керем чиге турында барды. Гамәлдәге закон нигезендә, мондый чаралар айлык уртача кереме 20 000 сумнан артмаган кешеләргә генә каралган. Шул ук вакытта республикада пенсиянең уртача күләме бу суммадан артып китә, бу социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга ярдәм чараларыннан файдалануны чикли. Мөмкин булган карар сыйфатында керем чиге инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнә торган башка төбәкләр практикасыннан мисал китерелде. Мондый якын килү социаль ярдәмнең гаделрәк бүленешенә ярдәм итә алыр иде.