Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча  19 нчы төзәтү колониясендә  җәза үтәүче гражданнан мөрәҗәгать кергән. Ул учреждениенең социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең эшләрен тиешенчә үтәмәүдән  зарлана. Мөрәҗәгать бирүче сүзләренчә, балачактан II группа инвалид булуына карамастан, җәзаны үтәү урыны буенча пенсия китерүне рәсмиләштерү чаралары вакытында күрелмәгән. Нәтиҗәдә ул 2025 елның февраль һәм март айлары өчен түләүләр алмаган.

Граждан Р. хокукларын яклау өчен без төзәтү учреждениесе адресына әлеге мәсьәлә буенча күрелгән гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать иттек.

Безгә граждан Р. чыннан да хөкем ителгәннәр белән социаль эш һәм пенитенциар пробация төркеменә пенсия китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иттеләр. Соңыннан учреждение администрациясе Казанның Идел буе районындагы пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль бүлегенә  пенсия эшен соратып җибәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2025 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәрге чорда инвалидлык буенча пенсия учреждение хисабына күчерелгән.

Төзәтү учреждениеләрендә социаль гарантияләрнең, шул исәптән инвалидларга карата да, үтәлүен игътибар белән күзәтеп барабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International