Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Минем адреска Казанда яшәүче гражданка Г.нан улы - гражданин И. контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәр мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьтә берьюлы ике мәсьәлә күтәрелә: тулы күләмдә акча түләмәү һәм яраланганнан соң сәламәтлек торышы буенча контрактны өзү кирәклеге.

Вәзгыятьнең җитдилеген аңлап, без аның  хәрби часть командованиесе адресына мөрәҗәгать иттек. Тикшерү нәтиҗәләре буенча граждан И. ның махсус бурычларны үтәүдә катнашкан өчен түләүләрне тулы күләмдә алуы расланды. 2024 елның ноябрь аеның беренче яртысы өчен  түләү якындагы исәп-хисап чорында башкарылачак. 2025 елның апрелендә эшләрне һәм вазыйфаны тапшырганнан соң хәрби хезмәткәр акча алуны дәвам итә, ләкин өстәмә түләүләрсез, чөнки хезмәт вазыйфаларын үтәми, дип аңлатылды.

Бүгенге көндә гражданин И.ны сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән часть исемлегеннән запаска җибәрү турында карар кабул ителгән.

Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренең дәүләт тарафыннан ярдәмне тоюы һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белүе мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International