Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше: республика районнарында атна йомгаклары

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар уздырды.

     Казанда тоту шартларын тикшерү максатыннан 10 нчы һәм 5 нче  төзәтү учреждениеләренә визитлар оештырылды. Шулай ук гражданнарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле белән бергәләп кабул итү булды.

    Питрәч районында муниципаль район башлыгы Рәис Сөләйманов белән берлектә гражданнарны кабул итү булды. Моннан тыш, Социаль хезмәткәр көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

   Алексеевск районында Россиянең ун яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасында катнаштылар, бу чара балалар өчен дә, аларның гаиләләре өчен дә һәрвакыт аерым әһәмияткә ия.

  Арча районында чакырылыш комиссиясе утырышында катнаштылар.

 Җәмәгатьчелек  ярдәмчеләребезнең актив позициясе нәтиҗәсендә хокук яклау эше бөтен җирдә алып барыла!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International