Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Минем адреска «Глонасс+112» системасы аша Казанда яшәүче гражданка Р. – махсус хәрби операциядә катнашучысының хатыны эләккән авыр тормыш хәле турында мәгълүмат килде.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау һәм ярдәм итү өчен без Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә мөрәҗәгать иттек. Мөрәҗәгать итүче шәхси кабул итүгә чакырылган, исәпкә куелган һәм шәхси кураторга беркетелгән.
Гаиләгә азык-төлек җыелмасы, шулай ук яшь ихтыяҗларын исәпкә алып, бала өчен гигиена чаралары бирелгән. Коммуналь хезмәтләр һәм тормыш иптәше счетына керә торган акчалардан файдалану белән бәйле аерым мәсьәләләр буенча тиешле киңәшләр бирелде.
Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең эшчәнлектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала бирә!