«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системага 5 492 хәбәрнамә бастырылган, шуларның 1 880 буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә сезгә “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары, җаваплы башкаручылар турында сөйлисем килә:
- «Халык контроле» системасына Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы 40 нчы бл күпфатирлы йортта яшәүче инвалид баланы йөртүче машина кую урынын булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы администрациясе парковка урынын оештыру буенча эшләр башкарды (№6832298);
- Мөрәҗәгать итүче «Халык контроле» Татарстан Дәүләт мәгълүмат системасына Нурлат шәһәренең Халиков урамындагы 46 нчы йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы территориясендә үлән чабу эшләрен башкарырга кирәклеге турында шикаять юллаган. Автор хәбәр иткәнчә,2 ел дәвамында йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә карамастан, торак милекчеләре ширкәте йорт яны территориясен төзекләндерү эшләрен башкармый. «Нурлат шәһәре нефтьчесе» ҖЧҖ тарафыннан йорт яны территориясендә һәм балалар мәйданчыгы территориясендә чүп үләне чаптырылган (№6906958);
- “Заречье” идарәче компаниясе ҖЧҖ Казан шәһәренең Ильич урамында 42 нче номерлы йортның балалар мәйданчыгы территориясендә эре габаритлы чүп-чар туплануы турындагы мөрәҗәгатьне үтәде. Чүп-чар чыгарылды (№6868746);
- Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Сокол урамындагы юлда чокырларга ремонт ясалды. Хәбәрнамәдә юл өслегенең канәгатьләнерлек хәлдә булмавы турында хәбәр ителә, бөтен хәрәкәт полосасы буйлап күп санлы чокырлар барлыкка килгән, автомобильләр чокырга эләгү нәтиҗәсендә үтеп баручыларга пычрак су чәчри. (№ 6842636).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
🔺«Территорияне комплекслы төзекләндерү» – 1890;
🔺«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» - 1 025;
🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 344;
🔺”Йортны карап тоту” - 251;
🔺”Тышкы яктыртуны оештыру” - 178.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

