Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе оештырган түгәрәк өстәл утырышы узды, анда авыл җирендә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Игътибар үзәгендә Тукай районының Иштирәк һәм Зәй районының Керәкәс торак пунктлары арасында туры юл булмау проблемасы булды. Депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль хакимият органнары, авыл җирлекләре вәкилләре һәм район халкы, җәяүлеләр өчен куркынычсыз юллар һәм автобуслар булмаудан алып, авылларга транспорт белән барып җитү мөмкинлегенә кадәр сорауларны киңрәк күтәрделәр.
Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча авыл юлларына кагылышлы мәсьәләләрне алга таба хәл итүгә нигез булачак конкрет тәкъдимнәр эшләргә карар кылынды.