Бүген Казанның Халыкара сервис көллиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы булды.
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар быел 100 ел тулган көллияттә уку шартлары белән таныштылар. Шулай ук укыту һәм лаборатория остаханәләрен карадылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар.
Очрашуның төп темасы мәгарифне үстерү программаларын, шул исәптән «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышу булды. Проект республикада актив үсә. 2022 елдан әлеге программа буенча белем алучы студентлар саны 40 тапкырга диярлек арткан.
Узган ел республикада 67 балалар бакчасы төзелде, 180нән артык мәгариф объектына капиталь ремонт ясалды, 620дән артык ятим бала торак белән тәэмин ителде. Татарстан мәктәп укучыларының уңышлары аерым билгеләп үтелде. 2024 елда Татарстан Республикасында БДИда 366 йөз баллы нәтиҗә һәм 244 олимпиада призеры һәм җиңүчесе булган.
Утырышта катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасында татар телен укыту, мәгариф өлкәсендә яшь белгечләргә ярдәм итү, шулай ук мәгариф учреждениеләрен җиһазлауда предприятиеләрнең катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.