Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү - безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе. Әйтик, күптән түгел безгә Чистай шәһәрендә яшәүче гражданка М.үз йортын су белән тәэмин итүнең үзәк системасына тоташтыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Гражданка М. хәзерге вакытта хәрби әсир статусында булган махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны булып тора. 2024 елның августында ул Чистай муниципаль районы башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән иде инде, әмма мәсьәлә озак вакыт хәл ителмичә калды.
Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен аңлап, мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау өчен без Чистай муниципаль районы башкарма комитеты адресына кичекмәстән чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру буенча кирәкле эшләр башкарылды.
Безнең хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгән шартларда, аларның гаиләләре турында кайгырту - безнең уртак бурычыбыз. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез!