Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Алабугада Дәүләт Думасы депутаты Әлфир Хәмитов белән бергәләп гражданнарны кабул иткәндә безгә шәһәрдә яшәүче гражданка О. мөрәҗәгать итте. Ул үз җирен даими рәвештә су басу турында хәбәр итте. Проблема төзек булмаган дренаж системасы аркасында барлыкка килде.

Гражданка О. хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан без Алабуга районы башлыгына йорт янында дренаж системасын ныгыту мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Мөрәҗәгать итүченең шикаяте өстәмә рәвештә безнең тарафтан «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган иде.

Комиссия тикшерүеннән соң, техника җәлеп итеп, районның төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе  ҖЧҖ подряд оешмасы көче белән җир эшләре башкарылды, дренаж системасының зыян күргән элементлары һәм су агызу өчен торбалар алыштырылды. Бүгенге көндә дренаж торгызылган, су агызу тиешле хәлдә эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International