Татарстан Республикасы Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы узды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы узды. Төп тема -  су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү булды.

2025 ел башыннан республикада суда 19 кеше  вафат булган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 42% ка күбрәк. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре - җиһазландырылмаган урыннарда коену һәм кече суднолардан файдалану кагыйдәләрен бозу.

Муниципалитетларда бәхетсезлек очракларын профилактикалау өчен куркынычларны киметү буенча еллык планнар раслана. Соңгы елларда республикада 29 яңа пляж булдырылды, ә аларның гомуми саны 2018 елдан ике тапкырга артты.

Утырыш кысаларында шулай ук Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралды, ул кагыйдәләрне бозган өчен штрафны арттыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International