Бу көннәрдә Россия һәм Украина арасында «1000гә 1000 " форматында әсирләр белән масштаблы алмашу бара. Ул узган атнада Истанбулда узган өч ел эчендә беренче турыдан-туры сөйләшүләр нәтиҗәсендә мөмкин булды.
23 майда алмашуның беренче этабы узды - ике як та 270 хәрби хезмәткәр һәм 120 гражданны тапшырды.
Бүген икенче этап узды. Украина территориясеннән тагын 307 Россия хәрби хезмәткәре кайтарылган. Алмашка Россия ягы Украина Кораллы көчләренең 307 хәрби әсирен тапшырды.
Өйгә кайтучылар арасында якташларыбыз, Татарстаннан килгән хәрбиләр дә бар, дип билгеләп үтәбез. Бу безнең барыбыз өчен дә – туганнарыбыз, дусларыбыз, якташларыбыз өчен аеруча мөһим. Без якыннарын каршылый торган гаиләләрнең шатлыгын уртаклашабыз һәм егетләргә тизрәк савыгу, рухи һәм физик көч телибез!