«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 4 229 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 470 буенча чаралар күрелде.
Гадәттәгечә сезгә “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары, җаваплы башкаручылар турында сөйлисем килә:
«Халык контроле» системасына Бөгелмә шәһәрендәге күпфатирлы йортта яшәүче инвалид аның подъездында пандус урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, аңа урамга чыгу авыр, шул рәвешле халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит тәэмин ителмәгән. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан пандус урнаштыру һәм култыксаларны күчерү буенча эшләр башкарылды (№6793206);
Мөрәҗәгать итүче «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына Казанның Шоссейная урамындагы юл чатында юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы, шул исәптән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру кирәклеге турында хәбәрнамә юллаган. Транспорт комитеты тарафыннан автомобиль юлының бу участогына ясалма юл киртәсе кую һәм тизлек режимын сәгатенә 40 чакрымга кадәр чикләү турындагы юл билгеләре урнаштыру эшләре башкарылды. (№ 6520105);
Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 41/03 номерлы йорты ишегалдында барлыкка килгән чокыр турындагы мөрәҗәгать үтәлде. Мөрәҗәгать итүче чокырның кышкы чорда ремонт эшләре вакытында барлыкка килүен, соңыннан балчык белән күмелүен, әмма асфальт түшәмәне җайлау таләп ителүен әйтте. Җаваплы башкаручылар тарафыннан чокырларга ремонт ясалды. (№6827487);
Әлмәт районы башкарма комитеты коены һәм аның нигезен торгызды. Мөрәҗәгатьтә коеның авария хәлендә булуы турында хәбәр ителә - бетон җимерелгән, тышкы өлеше ишелергә мөмкин. Мөрәҗәгать авторы билгеләп үткәнчә, янәшәдә балалар мәйданчыгы урнашкан һәм әлеге проблема балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин (№ 6871379).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
🔺"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 1348;
🔺”Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 897;
🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 322;
🔺 “Йортны тоту” - 220;
🔺 “Тышкы яктыртуны оештыру” - 182.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.


