Бүген Вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Мондый очрашулар -ул, барыннан да элек, кешеләрне ишетү, гражданнарыбызның нинди кыенлыклар белән очрашуы һәм аларга ярдәм итү өчен без нәрсә эшли алуыбыз турында уйлану мөмкинлеге.
Мөрәҗәгать итүчеләр биргән сораулар катлаулы хәлләргә кагылды. Берничә мөрәҗәгать махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган якыннарын - ирләрен, улларын эзләү белән бәйле иде. Шулай ук торак сатып алуга субсидия алу һәм мәгариф өлкәсендә хокукларны бозу мәсьәләләре күтәрелде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә юридик ярдәм күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 28 маенда 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» узачак. Сезне кызыксындырган сорауларны (843) 236-00-71 телефоны аша бирергә, шулай ук WhatsApp мессенджерына +7 960 049-68-14 номеры буенча хәбәр җибәрергә мөмкин.