Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган өченче бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумында катнаштым

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Бүген Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган  өченче бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумында катнаштым.

Татарстанда күрү сәләте буенча 7,6 меңнән артык инвалид яши, һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте белән бездә тотрыклы партнерлык төзелгән. Оешма вәкилләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы инвалидлар эшләре буенча Координация советы составына керә, дәүләт программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнаша.

Алар  муниципалитетларда актив эшли, комиссияләр составына керә, мәдәни һәм спорт чараларын, «Абилимпикс», «Чулман дулкыннары» һәм «Көнбагыш»кебек конкурс һәм фестивальләрне оештыруда катнаша.

Республикада биш шәһәрдә бүлекчәләре булган сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү буенча республика үзәге эшли, ел саен аның хезмәтләреннән 350 дән артык кеше файдалана. Параллель рәвештә эшкә урнашу системасы да үсә. 2024 елда Татарстанда инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе 33% ка якын тәшкил итте - бу Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте - иҗтимагый хәрәкәтнең кешеләрнең тормышын чын-чынлап үзгәртә алуы үрнәге ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International