Бүген Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышы узды. Ул «Казан Экспо» халыкара үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтте.
Утырыш Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән уку белән ачылды. Модератор булып Ислам банклары һәм финанс учреждениеләре Генераль советы (CIBAFI) Генераль секретаре Абделила Белатик чыгыш ясады.
РФ Президенты Владимир Путинның форумда катнашучыларга мөрәҗәгате белән РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Шулай ук төркмән халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымухамедов һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим сәламләде.
Татарстан рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, KazanForum дистәләгән ислам дәүләтләреннән партнерларны берләштерүче мөһим халыкара мәйданчыкка әверелде. Ул Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше үсешен, цифрлы һәм IT-юнәлешләрнең актив үсешен, шулай ук Казанның киләсе елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы ролен билгеләп үтте.