Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 9 Май-һәркем өчен бөек көн, милли батырлык, ныклык һәм тарихи хәтер символы. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, шуңа күрә Тарихның героик битләрен саклау һәм ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү тагын да зуррак әһәмияткә ия була.
Утырыш кысаларында эшнең төп юнәлешләре: ветераннарны бәйрәм чараларына җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, архив материалларын саклау, хәрби каберлекләр белән эшләү, шулай ук массакүләм чаралар урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында фикер алыштылар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. "Безнең төп бурычыбыз – ветераннарга ихтирам, игътибар, чиксез кайгырту күрсәтү. Эш адреслы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.