Гражданнарны шәхсән кабул итү безнең эшчәнлекнең мөһим элементы булып кала бирә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Гражданнарны шәхсән кабул итү безнең эшчәнлекнең мөһим элементы булып кала бирә. Нәкъ менә шундый кабул итү кысаларында мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен борчыган сораулар белән турыдан-туры мөрәҗәгать итә һәм кирәкле ярдәм ала ала.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны шәхсән кабул иттем, аның кысаларында 12 мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле – алар арасында төзекләндерү, өлкәннәргә хезмәт күрсәтү, алимент түләү, инвалидлык билгеләү, махсуслашкан балалар бакчасына керү, гаепләнүче иргә медицина ярдәме күрсәтү, балигъ булмаган балаларның, махсус хәрби операциядә  югалган абыйсының, һәлак булган иренең, берничә ел әсирлектә булган улының хокукларын бозу мәсьәләләре, шулай ук миграция мәсьәләләре дә бар иде.

Һәр мөрәҗәгать итүчегә квалификацияле ярдәм күрсәтелде. Сорауларның бер өлеше кабул итү барышында хәл ителде, калганнары эшкә алынды һәм минем шәхси контролемдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International