Узган атнада "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасында эш

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында  Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системада 4536 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 548 е буенча  чаралар күрелде.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

Бөгелмә районы башкарма комитеты Березово авыл җирлегендә автомобиль юлында чокырларны ремонтлады (№ 6823169);

Зәй районы башкарма комитеты тарафыннан Зәй шәһәрендә Кармалка елгасы яры территориясен чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды (№ 6819144);

«Главтатдортранс» ДКУ Казан шәһәренең Фатыйх Әмирхан урамына юл билгеләре куйды (№6833604);

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге  яр буе парапеты ремонтланды (№6835691).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

 🔺”Территорияне комплекслы төзекләндерү” -1691;

 🔺 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 860;

 🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 357;

 🔺 “Йортны тоту” - 240;

 🔺”Тышкы яктыртуны оештыру” - 225.

 Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International