Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту - өлкән буынга игътибар гына түгел, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!

2025 елның 2 мае, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту - өлкән буынга игътибар гына түгел, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!

Күптән түгел «ГЛОНАСС +112» ЕГИС системасы аша безгә тылда катнашучы гражданка Р. мөрәҗәгате килде. Мөрәҗәгать итүче бәйрәм алдыннан бүләк көтүен, әмма сәламәтлеге торышы буенча социаль яклау органнарына мөстәкыйль мөрәҗәгать итә алмавын хәбәр итте.

Ярдәм итү өчен без Яр Чаллы шәһәрендәге җәмәгатьчелек ярдәмчебезгә мөрәҗәгать иттек. Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә гражданка Р. га Җиңү көненә бүләк әзерләнеп кенә калмыйча, «17 нче урта мәктәп» укучылары тарафыннан шәхсән тапшырылды.

Битараф калмаганнарның барысына да рәхмәт. Мондый яхшы тарихлар мөмкин кадәр күбрәк булсын – республикабызның һәр  җирендә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International