Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Конституция Советында «Җиңү законнары» чарасы узды

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Конституция Советында «Җиңү законнары» чарасы узды.

Чарада Бөек Ватан сугышы елларында хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Сүз сугыш чоры җинаять законнары, тоталь киеренкелек шартларында фәнне үстерү, Татарстан АССР судлары һәм адвокатлары эше - хокукый системаның иң катлаулы шартларда ничек яшәве һәм эшләве турында барды.

Очрашуның төп максатларыннан берсе - сугыш чорының хокукый аспектларын өйрәнү аша тарихи хәтерне саклау булды.

Бөек Ватан сугышы турындагы хатирә - безнең уртак җаваплылыгыбыз.  Аны дөрес саклап калу-киләчәк буыннарга горурлык хисен генә түгел, ә җиңүнең нинди бәя белән ирешелгәнен тирән аңлауны да җиткерү дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International