2 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәр өчен чираттагы “Хокукый ярдәм көне” узды.
РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 16 нчы медицина-санитария часте, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, ТР Адвокатлар палатасы, «ТР буенча Медик-социаль экспертизаның төп бюросы», «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан идарәсе вәкилләре, шулай ук нотариус белән берлектә, без, гражданнарга алар өчен актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирдек.
Мөрәҗәгатьләр ятим балалар арасыннан булган затның торак белән тәэмин ителүенә, гражданлык алуга һәм туктатуга, мәҗбүри эшләргә җибәрелүгә, инвалидлык төркемен үзгәртүгә, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алуга кагылган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да алдагы гамәлләре буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.
Кабул итү тәмамланганнан соң Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 16 нчы медицина-санитария часте башлыгы, күзәтчелек прокуроры һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкиле белән бергә, без, хөкем ителгәннәр өчен хастаханәдә булдык. Пациентлар белән аралаштык, яшәү һәм медицина ярдәме күрсәтү шартларын карадык. Тоту шартларына һәм дәвалау сыйфатына шикаятьләр килмәде.