Бүген без пробация өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырдык. Бу тема безнең барыбыз өчен дә мөһим, чөнки сүз җәмгыятьтә нормаль тормышка кайтырга ярдәм итәргә кирәк булган кешеләрнең язмышлары турында бара.
«Россия Федерациясендә пробация турында» федераль закон 2023 елда үз көченә керде, һәм шуннан бирле Татарстанда аны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Хәзерге вакытта Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында төрле өлкәләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә пробацияне оештыру һәм эшләтеп җибәрү буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.
Республикада пробация үзәкләре ачыла башлады: алар Татарстан Республикасының ресоциальләштерү фонды, «Ярдәм - Помощь» фонды, «Ихлас» ярдәм күрсәтү ассоциациясе кебек хәйрия һәм иҗтимагый структуралар базасында төзелә.
Наркотикларга бәйлелектән интегүче кешеләргә аерым игътибар бирелә. Пробация өлкәсендә нәтиҗәле эш коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар рәвешендә җәмәгатьчелек катнашыннан башка мөмкин түгел, шуңа күрә аларга ярдәм итү тәртибен һәм ысулларын эшләргә кирәк, дип саныйм. Безнең бурыч-көчләрне берләштерү һәм нормаль тормышка кайтуны мохтаҗ һәркем өчен реаль перспективага әйләндерү.