Күптән түгел безгә Биектау районында яшәүче һәм граждан Р. дан “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖ ресурслар белән тәэмин итүче оешмадан аның торак пунктына бирелә торган эчәргә яраклы суның сыйфаты турында белешмәләр бирүне соравы буенча мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгать итүче су белән тәэмин итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерүне сорады.
Без Биектау районы прокуратурасына мөрәҗәгать юлладык. Тикшерү барышында коммуналь оешманың эчә торган суның сыйфатын производство контроле буенча расланган программасы булуы һәм ведомство химик-бактериаль лабораториясе белән килешү төзелүе ачыкланды. Әмма элегрәк “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖ рәсми сайтында су үрнәкләрен алу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылмаган иде, шулай ук сайтта компания эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге дә юк иде.
Әлеге факт буенча “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖ генераль директорына кисәтү ясалды.
Тикшерү тәмамланган вакытка суны лаборатор анализлау нәтиҗәләре рәсми сайтка өстәлгән һәм кулланучылар өчен ачык булган.
Гражданнар хокукларын яклау эше дәвам итә!