Узган атнада “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында эш

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системага 4413 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 431 буенча чаралар күрелде.

Гадәттәгечә сезгә “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

Әлмәт районы башкарма комитеты Тихоновка авылының Речная урамында балалар мәйданчыгының яңа элементларын урнаштырды (№ 6818402);

«Главтатдортранс»  Тукай районының Боерган авыл җирлегендә юл чокырларын ремонтлады (№ 6811879);  Питрәч районы башкарма комитеты тарафыннан Питрәч районының Иске Шигали авылында Сула елгасы яры территориясен чүп-чардан җыештыру оештырылды (№ 6819109);  Тышкы төзекләндерү комитеты  Казан шәһәренең Җиңү проспекты аша төзелгән җәяүлеләр күперендә култыксаны торгызды (№ 6819504);
 
 Яшел Үзән районында Октябрьский бистәсендә елга култыгы янындагы җимерелгән  юл  төзәтелде  (№ 6821116).

 Узган атнада Татарстан халкыннан иң күп мөрәҗәгатьләр түбәндәге категорияләр буенча килде

 “Территорияләрне комплекслы төзекләндерү” – 1531;
 
 “Муниципаль юлларны карау” - 841;
 
 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 446;
 
 “Тышкы яктыртуны оештыру” – 210;

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш  сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International