Гражданнар белән шәхси аралашу кеше хокукларын яклауда мөһим элемент булып кала

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Гражданнар белән шәхси аралашу кеше хокукларын яклауда мөһим элемент булып кала.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе башлыгы Валерий Липский белән бергә гражданнарны кабул итте.

Гражданнар административ эш буенча  ялган дәлилләр өчен җинаять җаваплылыгына  тартуга, суд приставлары хезмәте хезмәткәрләренә карата җинаять эшен торгызуга, полиция хезмәткәрләре ягыннан законсыз гамәлләр кылуга, хезмәт законнарын таләпләрен бозуга, шулай ук часть урнашкан җиргә бармыйча гына чираттагы ялны уздыру мөмкинлегенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. 

Барлык мөрәҗәгатьләр җентекләп каралды. Мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде. Кирәкле хокукый ярдәм  күрсәтелде һәм тиешле чаралар күрелде.

Исегезгә төшерәбез,  24 апрельдә  10:00 сәгатьтән  14:00  сәгатькә кадәр безнең Аппаратта хәрбиләрнең хокукларын яклауга багышланган “кайнар элемтә” узачак.  Шалтырату өчен  телефон (843) 236-00-71,  мессенджер WhatsApp та хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International