Бүген «Роза ветров» социаль-тернәкләндерү үзәгенең 23 еллыгына багышланган концертта җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде

2025 елның 4 апреле, җомга

Бүген «Роза ветров» социаль-тернәкләндерү үзәгенең 23 еллыгына багышланган концертта җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде.

Тернәкләндерү узучы һәркемнең күз карашында  яңа тормышка өмет һәм ышаныч чаткысы күренүе аеруча дулкынландырды. Бу кешеләр авырлыкларны җиңеп чыга һәм көннән-көн көчлерәк була бара.

«Роза ветров» ның барлык хезмәткәрләренә һәм тәрбияләнүчеләренә чын күңелдән сәламәтлек, көч һәм яңа җиңүләргә ирешү юлында бәхет телим. Сезнең казанышлар-чын горурлык, һәм мин ышанам ки, алда һәркемнең тормышының иң яхшы мизгелләре генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International