2024 елда Татарстанда 31 млрд кВтч электр энергиясе эшләп чыгарылган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 10,8% ка күбрәк. Бу Россия буенча уртача үсештән 3,7 тапкырга артык. Мәгълүматларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча утырышында җиткерде.
Төп үсешне Түбән Кама ГЭСы (+30%) һәм Зәй ГРЭСЫ (+25%) тәэмин иткән. Шул ук вакытта республикада электр энергиясен куллану 5,1% ка, шул исәптән халык арасында 7,6% ка арткан.
Утырышта шулай ук энергетика җиһазларын яңарту, газ-мотор ягулыгын үстерү һәм “Энергия” нәтиҗәле проектларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Соңыннан энергияне сак тоту өлкәсендә дәүләт бүләкләре һәм премияләр тапшырылды.