Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Безнең Аппаратка адвокат Е. «2 нче төзәтү колониясе»  администрациясе тарафыннан адвокат сорауларына җавап бирмәү мәсьәләсе буенча хөкем ителгән С. мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать итте. Үз мөрәҗәгатьләрендә адвокат характеристика, бүләкләүләр һәм шелтәләр турында белешмә, шулай ук хөкем ителгән С.ның сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат сораган, әмма җаваплар закон тарафыннан билгеләнгән срокларда бирелмәгән.

Хөкем ителүченең хокукларын яклау өчен без, Татарстан Республикасы Прокуратурасына запрос җибәрдек. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча,  “2 нче төзәтү колониясе” администрациясе чыннан да җавапларны 10 һәм 5 көнгә соңга калып бирү срокларын бозуга юл куйган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Прокуратурасы колония башлыгына җинаять-башкару законнарын бозуларны бетерүне таләп итеп күрсәтмә кертте. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә адвокат Е.барлык сорала торган документларны алды.

Без вәзгыятьне контрольдә тотуны дәвам итәбез, иректән мәхрүм итү урыннарындагы гражданнарның хокукларын үтәүне күзәтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International