Бүген “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды

2025 елның 21 марты, җомга

Мәдәни тормыш пенсиягә чыгу белән генә бетми. Киресенчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен үстерү, аралашу һәм иҗат итү өчен күбрәк вакыты туа. Бүген “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресендә без  кешене мәдәни яктан  баету мөмкинлекләре турында сөйләштек.

“Өченче буын” университеты студентлары өчен лекцияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре үткәрде. Пенсионерларга нинди программалар һәм ташламалар алу мөмкинлеге турында фикер алыштык. Татарстанда күп кенә мәдәни инициативалар гамәлдә: билетларга ташламалар, бушлай экскурсияләр, ял итү чаралары. 2024 елда гына да республикада 627 000 гә якын шундый чара узган.

Мәгариф темасына да кагылдылар. Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумында 2019 елдан, пенсия яшенә җиткән гражданнар өчен һөнәри белем бирү программасы гамәлдә. Әлеге программа кысаларында яңа гамәли күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин.

Чараларның актуаль исемлеген, шулай ук мәдәният учреждениеләре белән эшләү буенча сорауларны Габдулла Тукай урамы, 74а адресы буенча урнашкан «Таткультресурсүзәк» тә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International