Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышында шәһәр һәм районнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеге, республика муниципаль берәмлекләрендә юл төзелеше программасы һәм пассажирлар йөртүне үстерү турында фикер алыштылар.
Татарстанда инде бәйрәмгә торак пунктларны бизәү, патриотик акцияләр оештыру, тантаналы һәм истәлекле чаралар уздыру буенча эш алып барыла. Сугыш геройларына багышланган һәйкәлләрне һәм мемориалларны саклауга аерым игътибар бирелә: 3100 объектның 86 сы ремонт таләп итә. Хәзер аларны тиешле хәлгә китерү буенча барлык чараларны күрү таләп ителә.
Шулай ук ерак районнарга транспорт элемтәсен үстерү һәм авыл эчендәге күперләрнең торышы турында фикер алыштылар. 1456 күпернең 300 гә якыны канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Быел аларны техник тикшерү һәм ремонтлау буенча чаралар күрү планлаштырылган.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды, шул исәптән муниципаль хакимият органнары эше, кадрлар сәясәтен камилләштерү, территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге һәм үзара салым программасын гамәлгә ашыру.