Бүген «Пенсионерлар берлеге» төбәк бүлеге белән берлектә без, “Хокукый ярдәм көне” уздырдык, анда теләгән һәркем бушлай юридик консультация алды. Гражданнарның сорауларына берьюлы берничә ведомство белгечләре җавап бирде:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты;
Татарстан Республикасы Прокуратурасы;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре;
Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе;
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе;
Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы;
Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы;
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе.
Гражданнардан 25 мөрәҗәгать килгән һәм сораулар торак йортның гомуми мәйданы арту сәбәпле коммуналь хезмәтләргә бәя артуга, ташламалы даруларга рецептлар алуга, медицина тикшерүенә хокукка, эшкә урнашуга, милек хокукын, мирас хокукын теркәүгә, капиталь ремонт өчен түләү күләмен яңадан исәпләмәүгә, пенсия белән тәэмин итүгә, фатирны сатуга, Мәскәү шәһәренең җәмәгать судьясы эшчәнлегенә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы иде. Һәркемгә алдагы гамәлләр буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.
Мондый чаралар мөһим, чөнки кешеләр үз проблемасы белән кая мөрәҗәгать итәргә икәнен һәрвакытта да белми, ә безнең “Хокукый ярдәм көннәре” кысаларында кешеләр турыдан-туры белгечләрдән җавап ала.