Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы узды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец 2024 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад ясады.

Бер ел эчендә балалар омбудсмены адресына 1 880 мөрәҗәгать кергән, шулай ук 281 граждан кабул ителгән. Сораулар еш кына баланың гаиләгә, белем алуга, торак шартларына һәм социаль ярдәмгә хокукын гамәлгә ашыруга кагыла. Балаларны  рәхимсез мөгамәләдән яклау турындагы мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Утырышта шулай ук балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, 2024 елда яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруга республика бюджетыннан 43 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, 2025 елда бу сумма 43,8 млн сумга кадәр артачак. Муниципалитетлар бу максатларга өстәмә рәвештә 67,6 млн сум акча җибәргәннәр.

Моннан тыш, парламентарийлар яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Үзгәрешләр республика законнарын федераль нормаларга туры китерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International