Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хөкүмәте бергәлегендә Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында катнашты

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында  катнашты. Анда  махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре мөрәҗәгатьләренә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Сан күрсәткечләре, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге, аларны карау процессы, шулай ук гражданнарны кабул итү турында сөйләштеләр.

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мондый мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Система сорауларны теркәргә, аларны профильле ведомстволарга тапшырырга һәм карарларны оператив күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Эфирның тулы версиясен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә карарга мөмкин.

Махсус хәрби операция башыннан ук хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең өчен мөһим бурыч булып кала. Ватанны саклаучылар һәм аларның гаиләләре белән бәйле бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмасын өчен эшлибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International