Нинди хәлдә булуына карамастан, һәр кешенең юридик ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасы учреждениеләрендә тотылучы шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” узды. Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 16 нчы медицина-санитария часте вәкилләре катнашында узды.
Гражданнар төрле сораулар бирделәр. Алар арасында – суд аша никахны өзү мөмкинлеге, якын туганнарга опекунлык рәсмиләштерү, иректән мәхрүм итү урыннарында медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында катнашу өчен контракт төзү шартлары һәм җәзаны мәҗбүри эшләргә алыштыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аларның хәлләре буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.
Закон барысы өчен дә эшләргә тиеш – иректә дә, иректән мәхрүм итү урыннарында да. Без кешеләрнең хокуклары үтәлсен, ә алар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр үз чишелешләрен тапсын өчен күзәтеп торачакбыз.