Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды

2025 елның 7 марты, җомга

Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Хатын-кызларны бәйрәм белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Үзенең чыгышында ул ассызыклаганча, Халыкара хатын – кызлар көне – гүзәл затларга  соклану һәм хөрмәт белдерүнең тагын бер сәбәбе. “Сезнең һәрберегез уникаль. Сезнең энергиягез, максатчанлыгыгыз һәм профессиональлегегез республикабызны уңышлы  итә”, - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Хәрбиләрнең әниләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Рөстәм Миңнеханов аларның Ватанны саклауга басарга әзер патриотлар тәрбияләүдәге казанышларын билгеләп үтте. Ул шулай ук хәрбиләрнең хатыннарына мөрәҗәгать итте, нәкъ менә аларның ярдәме ирләргә рух көчен сакларга ярдәм итә, дип ассызыклады.

Тантаналы кичә азагында Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан күп балалы аналарга “Ата-ана Даны” ордены медале һәм “Ана даны” медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International