Узган атнада "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасында эш

2025 елның 4 марты, сишәмбе

“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында  мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системада 2570 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 823 буенча чаралар күрелде.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

Алабуга районы башкарма комитеты Алабуга шәһәренең Казан урамындагы 18 нче йортның подъездында тотка куйды (№ 6741268);

Чаллы шәһәре башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе тарафыннан 49/25 номерлы йорт ишегалды  кардан чистартылды  (№6745912);

Түбән Кама районы башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында яктырту  торгызылды (№6739474);

«ЛУЧ» идарәче компаниясе  ҖЧҖ  Бөгелмә шәһәренең Денис Давыдов урамындагы 1 нче йортның түбәсен кардан һәм боздан чистарттылар (№6754016).

Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы юл чокырларына ремонт ясалды (№6741521);

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

“Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 665;

“Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту” - 440;

“Йортны карап тоту” - 291;

“Юл хәрәкәтен оештыру” - 173;

“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау “ - 163;

“Йортны агымдагы ремонтлау” - 163.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International