“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручылар белән очрашулар дәвам итә!

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсендә Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды.

Очрашу барышында Казанның мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләре биналарын һәм территорияләрен карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы гражданнарның 40 тан артык мөрәҗәгатен карадылар. Башкаручылар үтәү вакытын сузалар һәм элек килгән хәбәрнамәләргә мониторинг үткәрмиләр.

Барлык планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне яңадан карап чыгарга һәм гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашу оештырырга тәкъдим ителде.

Гражданнардан һәр сигналның теркәлүе генә түгел, ә реаль үзгәрешләргә китерүе мөһим. Бу юнәлештә эш дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International