Шәһәр Ратушасында Казан шәһәр Думасының хисап сессиясе утырышы узды. Төп доклад белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 109,6% тәшкил иткән, ә төяп җибәрелгән продукция күләме 20% ка арткан - 840 млрд сумга кадәр. Төп өлешне оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре керткән Казанның тулай территориаль продукты 1,6 трлн сум дәрәҗәсендә көтелә, бу 2023 елга караганда 300 млрд сумга күбрәк.
Урта һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 90 мең сумнан артып киткән (+21%). Эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җиткән - бер эшсезгә 10нан артык вакансия туры килә. Кече һәм урта бизнес барлык күрсәткечләр буенча үсеш күрсәткән: предприятиеләр саны 83,8 меңгә җитеп, аларның әйләнеше 13% ка арткан - 856 млрд сумга кадәр.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2024 ел республика өчен истәлекле ел булды. Казанда БРИКС саммитын да кертеп, эре халыкара чаралар уңышлы узды. "Бүген Казан дөньяга таныла. 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак", - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Утырыш азагында ул Казан халкына республика һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.