“Халык контроле” системасында эш

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системада 2 682 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 029 буенча чаралар күрелгән.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

✅”Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе” Казан шәһәренең Кабан күле яр буендагы суны аэрацияләү өчен насослар ремонтлады (№ 6737197);

✅”Бумажник” торак идарәсе” ҖЧҖ Чаллы шәһәренең 10/1 номерлы йортының түбәсен кардан һәм боздан чистарту эшләрен башкарды (№6734648);

✅ "ГУАД" МУП Әлмәт шәһәренең Толстой урамында “берьяклы хәрәкәтле юлга чыгу”  юл билгесе куйды (№ 6735968);

✅"Главтатдортранс" ДКУ Лениногорск районының Зеленая Роща авыл җирлегендә автомобиль юлы чокырларга ремонт ясады(№ 6728053);

✅Баулы районы башкарма комитеты Горная урамындагы урам яктырту фонарен ремонтлады (№6742344).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

📍”Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 681;

📍”Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту” - 520;

📍”Йортны тоту” - 298;

📍”Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 222;

📍”Тышкы яктыртуны оештыру” - 175.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International