Бүген Казанның Совет район суды бинасында Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, гомуми юрисдикциядәге Алтынчы кассация суды рәисе урынбасары, административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Радик Габдуллин бер елга нәтиҗә ясадылар.
2024 елда Татарстан судлары тарафыннан 1 млн 230 мең эш һәм материал каралган. Шуларның 872 меңе - җәмәгать судьялары, 324 меңе - район һәм шәһәр судлары, 33 меңе - Татарстан Республикасы Югары Суды. Кодекс кысаларында карала торган административ хокук бозулар саны 2% ка кимегән, ә җинаять суд эшчәнлегендә 9% ка кимегән.
Татарстан Рәисе гражданнарның, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклауда суд системасының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, аларга ярдәм чаралары күрсәтү - игътибарлы булуны таләп итә торган өстенлекле бурыч.
Киңәшмәдә суд системасына цифрлы технологияләр кертүгә аерым игътибар бирделәр. Татарстан җәмәгать судьялары утырышларында гражданнарның веб-конференцияләр аша катнашуын тест режимында башкару өчен бердәнбер пилот төбәк итеп билгеләнде. Шулай ук «Электрон гадел хөкем» сервисын киңәйтү һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге планлаштырыла.