Яр Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны ел саен арта, бүген алар 28 меңгә якын. Товар әйләнеше елына 8% ка арткан. Сәнәгать парклары территориясендә 356 резидент эшчәнлек алып бара. Паркларда хезмәткәрләр саны 9% ка арткан һәм 20 мең 985 хезмәткәр тәшкил итә.
Төзелеш тармагы җитештерү һәм социаль инфраструктураны үстерүдә, эш урыннары булдыруда һәм икътисадый үсешне стимуллаштыруда төп роль уйный. Соңгы 10 елда торак белән тәэмин ителеш үсеше 24% тәшкил иткән. Хисап елында тагын 23 күп фатирлы йорт төзелгән. Шул исәптән өчесе социаль ипотека программасы буенча - 510 фатир. Гомумән алганда, 2024 елда 222,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Узган елда социаль өлкә һәм инфраструктура төзелешенә 15 млрд сумга якын акча җәлеп ителгән, шул исәптән 3 млрд сумнан артыгы илкүләм проектлар кысаларында. Аларны гамәлгә ашыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.
2024 елда 108 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Быел тагын 127сен ремонтлау планлаштырыла. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында узган ел 71 ишегалды ремонтланган, быел тагын 79ы төзекләндереләчәк.
Муниципаль хакимиятнең мөһим бурычларыннан берсе - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм шәһәр юлларының сыйфатын яхшырту. Бу максатларга ел саен кимендә 2,5 млрд сум акча бүленә.
2024 елда шәһәрнең өч поликлиникасына капиталь ремонт ясалган: сугыш ветераннары өчен госпиталь, 4нче шәһәр поликлиникасы (А блогы һәм В блогы), 7нче шәһәр поликлиникасы. Ведомство карамагындагы кайбер учреждениеләрдә 816 берәмлек медицина җиһазы яңартылган. Сәламәтлек саклау өлкәсендә тагын бер мөһим этап булып, 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзү тора. 6 га мәйданлы җир кишәрлеге инде билгеләнгән.
Шәһәрнең мәгариф системасы белем бирү сыйфаты, тәрбия эше һәм олимпиада хәрәкәте буенча республикада алдынгы урынны алып тора. Хисап елында БДИ нәтиҗәләре буенча 72 укучы 100 балл җыйган. Узган ел алар өч тапкырга кимрәк булган. Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту Буенча да эш дәвам итә. Соңгы 10 елда шәһәрдә 10 яңа мәктәп ачылган.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән мөһим дата - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бүген җиңүчеләр буыны варислары махсус хәрби операция зонасында Ватан өчен фидакарьләрчә көрәшә.
Яр Чаллыда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен яхшы шартлар тудырылган - тулаем эчке продукттагы өлеш 34,5% ка җитә. Шәһәрдә бизнес-инфраструктура: «Мастер» КИП, «Хайер» проекты, сәнәгать парклары, ИТ-парк уңышлы үсә, АҮТ резидентлары саны арта. Шул ук вакытта икътисадның тотрыклы үсүе һәм җитештерүләрнең киңәюе шартларында республикада хезмәт ресурсларына кытлык күзәтелә. Республика предприятиеләре бу юнәлештә актив эш алып баралар. Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» компаниясен мисалга китерде. Предприятие белгечләрне җәлеп итү өчен кулай булган барлык инструментлардан файдалана: хезмәт хакын арттыру, яшьләрне шәһәрдә калдыру чаралары, яшь белгечләр әзерләү, торак мәсьәләләрен хәл итү.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат Чаллы халкына республика үсеше өчен көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук дәүләт бүләкләре тапшырды.