Хөкем ителүчеләр еш кына профессиональ ярдәм таләп итә торган күпсанлы юридик сораулар белән очраша.
19 нчы төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәргә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә “Хокукый ярдәм көне” узды.
“Хокукый ярдәм көне” кысаларында хөкем ителүчеләр төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр, алар арасында медик-санитар экспертиза уздыру, диетик туклануны оештыру, башкару производствосы, пенсия түләүләре, документларны торгызу, тоту шартлары, милек алу, милек рәсмиләштерү, дәгъва гаризалары бирү, операциягә чыгару, шулай ук ятимнәрнең торак алу хокукын гамәлгә ашыру мәсьәләсе. Моннан тыш, торакка хокук буенча да сораулар керде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелде һәм үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Минем өчен һәр хөкем ителүченең үз хокукыннан файдалана алуы һәм катлаулы ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм алуы мөһим.