Профильле ведомстволар белән бергәләп эшләү гражданнар мөрәҗәгатьләрен нәтиҗәле хәл итүдә төп инструментларның берсе булып кала бирә!
Бүген Зәй шәһәре прокуратурасында Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суяргулов белән берлектә гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүгә 23 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарның сораулары:
✅ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең тиешле чаралар күрмәве;
✅пенсия билгеләү;
✅ суд приставларының битарафлыгы;
✅ инвалид баланың хокукларын бозу;
✅ шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү;
✅ Махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларына акчалата компенсация түләү;
✅торак бәхәсләре;
✅ җинаять эшен туктату турындагы карар белән килешмәү;
✅ тормыш иптәшен законсыз рәвештә кулга алу.
Шулай ук авыл җирлеген, Сарапал-Нератовка юлларын төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сораулар да булды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча гражданнарга җентекле аңлатмалар бирелде.
Бүгенге кабул итү гражданнар белән турыдан-туры сөйләшүнең никадәр мөһим булуын раслады. Һәр мәсьәлә контрольгә алынды, барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле тикшерүләр үткәреләчәк.