Бүген Татарстан Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы узды. Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын һәм Дәүләт Советы регламентын карадылар.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Динар Карибуллин 2024 елда теркәлгән 53 террористик һәм 39 экстремистик җинаять турында хәбәр итте. Халыкара террорчылык оешмасының өч җитәкчесенә карата җинаять эшләре кузгатылган һәм Украина террорчылык оешмаларына булышучы алты кеше ачыкланган. Барлык тоткарланучылар сак астына алынган.
Утырыш кысаларында шулай ук «колумбайн» идеологиясе йогынтысында яшүсмерләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактлары яңгырады. Узган ел «үтерүгә омтылыш» маддәсе буенча биш җинаять эше кузгатылган - Казан һәм Кукмара мәгариф учреждениеләренә кораллы һөҗүмнәр планлаштырылган булган.
Моннан тыш, депутатлар судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренә таләпләрне ачыклаучы закон проектын карадылар һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.