Гаепләнүчеләрнең, хөкем ителүчеләрнең һәм тикшерүдә булучыларның хокукларын яклау омбудсменның махсус контролендә тора

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген мәҗбүри тоту һәм вакытлыча тоту урыннарында кеше хокукларын саклауга багышланган эксперт советы утырышы булды.

Утырыш барышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының агымдагы елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Аерым алганда, 2024 елда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  идарәсе учреждениеләрендә булган затлар саны 2 тапкырдан артыкка кимеде, дип билгеләп үтелде.

Хөкем ителүчеләрнең суд тарафыннан сайланган иректән чикләү чарасы, медицина ярдәме күрсәтү  белән килешмәүләре, инвалидлык төркемен билгеләү, вакытыннан алда азат итү хокукы, шулай ук пенсия билгеләү белән бәйле мәсьәләләренә һәм шикаятьләренә аерым игътибар бирелде. Барлык мәсьәләләр дә тиешле органнар белән хезмәттәшлектә карала.

Шулай ук хөкем ителгәннәрне хокукый агарту турында да фикер алыштылар. Быел 14 уртак кабул итү үткәрелде, шулай ук төзәтү учреждениеләрендә трансляцияләү өчен гражданнарның суд карарларына шикаять бирүгә, медицина ярдәменә, шулай ук шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә хокукларын аңлатучы видеоматериаллар әзерләнде.

Эксперт Советында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм! Алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International