Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Миңа Казанның Челюскин урамындагы йортта яшәүче гражданка К.мөрәҗәгать итте. Йортта яшәүчеләр күп еллар үз подъездларын ремонтлауны көткәннәр, анда плитка ишелеп төшкән, түшәмнәр  аккан су таплары белән капланган, ә бишенче каттагы яңгыр җыю корылмасы күптән инде үз бурычын үти алмаган. Идарәче компания, акча җитмәүгә сылтап, яшәүчеләрнең шикаятьләренә җавап бирмәгән.

Мин Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясенә запрос җибәрдем. Тикшерү шикаятьнең нигезлелеген раслады, һәм тиздән идарәче компания беренче подъездның күптән көтелгән баскычын ремонтлады. Эшләрнең тәмамлану факты акт һәм фотосурәтләр белән расланган, ә яшәүчеләр, ниһаять, үзгәрешләрне үз күзләре белән күрә алдылар.

Бу очракта уңай нәтиҗәгә ирешүгә шатмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International