Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Өйгә юл - ул маршрут кына түгел, ә тормыш өчен мөһим ихтыяҗ. Һәр кешенең, киртәләргә бәрелмичә, үз йортына тыныч кына барып җитү мөмкинлеге булырга тиеш. Кызганычка каршы, кайчакта бу гади, беренче карашка, мәсьәлә  хәл итүне таләп итә торган хәлләр китереп чыгара.

Безнең Аппаратка Яңа Царицыно бистәсендә яшәүче гражданка С.мөрәҗәгать итте, аның йортына юлны законсыз куелган капкалар бикләп куйган, дип зарланды. Аның йортына гына түгел, социаль әһәмияткә ия объектларга да илтүче бердәнбер юл ябылган булып чыкты. Монда яшәүче ханым берничә тапкыр җирле хакимият органнарына мөрәҗәгать иткән, әмма проблема хәл ителмәгән.

Мөрәҗәгать килгәннән соң безнең тарафтан тикшерү үткәрелде. Ачыкланганча, юл участогы иҗтимагый сервитут астында тора, һәм капкалар урнаштыру законга каршы килә. Совет районы прокуратурасы һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән уртак эш нәтиҗәсендә уңай карарга ирешелде.

 Бердәм эш нәтиҗәсендә без гаделлеккә ирештек. Без республикабызның һәр кешесе үзен якланган итеп хис итсен өчен эшләвебезне дәвам итәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International