«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итү

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Гражданнарны кабул итү - республика халкы белән үзара хезмәттәшлек итүнең иң ачык һәм һәркем файдалана алырлык ысулларының берсе. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә без кире элемтә алып кына калмыйбыз, ә гражданнарны борчыган актуаль проблемалар белән дә танышабыз.

Бүген безнең Аппаратта «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» җитәкчесе Марс Фәткуллин белән берлектә гражданнарны кабул итү узды. Очрашуда 1 төркем инвалид туганны карау өчен түләү, иминият очраклары буенча түләүдән баш тарту һәм пенсия мәсьәләләре каралды. Без һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшердек, гражданнарга консультацияләр һәм кирәкле аңлатмалар бирдек.

Шуны ассызыклыйсым килә, шәхси кабул итүгә эләгү мөмкинлеге чикләнмәгән. Проблема яки гаделсезлек белән очрашкан һәр граждан безгә шәхси кабул итүдә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International