Казан дәүләт энергетика университетында чит ил студентларына хокукый ярдәм күрсәтү көне

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Чит ил студентлары - безнең күпмилләтле республикабызның мөһим өлеше. Татарстан һәрвакыт аларны укыту, яшәү һәм ияләшү өчен уңайлы шартлар тудырырга омтыла. Әмма башка илдә хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләре белән очрашканда, аларның күбесе ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен һәрвакытта да белми.

Бүген Казан дәүләт энергетика университетында “Хокукый ярдәм көне” узды. Чарада иң актуаль мәсьәләләр буенча консультация алу өчен 100 дән күбрәк чит ил студенты җыелды. Мин студентларга Татарстан Республикасында Вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге, аларның хокукларын ничек яклый алуыбыз һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итә алуыбыз турында сөйләдем. Фикер алышуда шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашты.

Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр миграция контроленә һәм әлеге процедураларны узу срокларына, шулай ук чит ил студентлары өчен рөхсәт чикләнгән предприятиеләрдә производство практикасын узуга кагылды. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр студент профессиональ консультация һәм конкрет тәкъдимнәр алды.

Ышанам ки, ачык диалог агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә генә түгел, бәлки мөмкин булган кыенлыкларны кисәтергә дә ярдәм итә. Татарстанны уку өчен сайлаган һәркем үзен монда өйдәге кебек хис итсен өчен, без чит ил студентларына хокукый ярдәмне үстерүне дәвам итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International